Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язучы, шагыйрә Шакирова Резеда Флүр кызы белән 15 октябрь көнне Уфа шәһәренең "Шатлык" татар мәдәни белем бирү үзәгендә туган тел укытучылары, ата-аналар һәм укучылар белән очрашу булды. Түгәрәк өстәл артында шагыйрә Резеда Флүр кызы Халык авыз иҗатының бер төре булган - Табышмаклар темасына багышланган, укучыларның фикерләү сәләтен, тел байлыгын, игътибарлылыгын арттыру максатыннан уен-дәрес оештырды. Укучылар да актив катнашып, сорауларга җавапларны тиз таптылар.
Җанлы очрашуда туган телгә хөрмәт һәр гаиләдән башланып, мәктәптә дәвам итүен балаларның "Туган тел" җырын җырлаулары - моңа ачык мисал. Әлеге очрашуда авторның Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында балалар өчен басылган "Шук буран" китабының презентациясе һәркемнең күңеленә хуш килде.