"Яшь журналист"
Vinaora Nivo Slider 3.xVinaora Nivo Slider 3.x

20 ноябрь Уфа Фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының башкорт һәм төрки филология факультетында "Яшь журналист" конкурсының йомгаклау өлеше узды. Чарада мастер-класслар, Зәйнәб Биишева музеена экскурсия һәм бәйгедә җиңүчеләрне котлау өлеше студентлар әзерләгән матур җыр-моң, бию белән үрелеп барды.

Уфа шәһәренең "Шатлык” татар мәдәни өстәмә белем бирү үзәге 8нче класс укучысы Карамова Камилә, (җитәкчесе Әхтәмова Дилбәр Гомәр кызы)  I дәрәҗәле Дипломга һәм ике меңлек сертификатка лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышларга, куелган максатларга ирешергә язсын.

Олы рәхмәтебезне конкурсны оештыручыларга, жюри әгъзаларына һәм шәхсән Илсур Салихҗан улы Мансуровка белдерәбез.