Тукай иленә сәяхәт
Vinaora Nivo Slider 3.xVinaora Nivo Slider 3.x

2 нче “Татар якшәмбе мәктәбе” укытучылары 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чара үткәрде. Татар якшәмбе мәктәбенең "Фольклор" төркеме укучылары актив катнашты. Балалар өчен дәрес оештырылды, анда Тукай шигырьләре татар һәм рус телләрендә яңгырады. Шулай ук балалар шагыйрьнең авыр тормыш юлы белән танышты. Соңыннан Габдулла Тукайның шигырьләрен балалар үзләре дә укыдылар. Шулай ук балалар өчен хәзерге заман башкаручысы Марсель Мостаевның килуе сюрприз булды, ул балаларга шагыйрьгә багышланган җырына клип төшерүдә катнашу мөмкинлеге бирде. Кичә бик күңелле үтте, балалар һәм укытучылар канәгать калдылар.

 

Учителя “Татарской воскресной школы №2”, совместно с сотрудниками библиотеки “Дружбы народов” №8, провели мероприятие посвященное Великому татарскому поэту Габдулле Тукаю. Активное участие принимали учащиеся группы “фольклор”. Детям и учителям удалось погрузиться в волшебный мир сказок Г. Тукая, познакомиться с творчеством и нелегким жизненным путем поэта. Так же для детей стал сюрпризом визит современного исполнителя Марселя Мустаева, который дал возможность детям принять участие в съемках клипа на свою песню, посвященному поэту.